Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы фаразлана.

Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, боз яву ихтималы көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һава торышы бозылганда урамда калсагыз электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20