Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Россиянең 22 төбәгендә көчле давыл булу ихтимталын кисәтә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Үзәк һәм Идел буе федераль округының 22 төбәгеендә җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр көчәюен кисәтте, дип хәбәр итә «РИА Новости».

31 майдан 1 июньгә кадәр давыл, көчле яңгыр, урыны белән яшен һәм боз көтелә. Мондый һава торышы Идел буе федераль округының берничә төбәгендә: Марий Эл, Мордовия, Татарстан Республикаларында, Пермь өлкәсе, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск төбәкләрендә булырга мөмкин. Шулай ук Үзәк федераль округының Белгород, Владимир, Иванов, Кострома, Курск, Мәскәү, Орлов, Рязань, Тамбов, Тульск һәм Ярослав төбәкләрендә һава торышының кинәт бозылуы ихтимал.

Коткару хезмәткәрләре электр тапшыру һәм элемтә чыбыкларына зыян килү, агачларның, реклама җайланмаларының аву мөмкинлеге турында кисәтә. Һава торышы көйсезләнгән вакытта халыкка бик кирәк булмаса, йортларыннан чыкмаска киңәш ителә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!