Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2016

Гает көнне “Балтач” Хәләл индустриаль паркында ярминкә булачак

Гает көнне “Балтач” Хәләл индустриаль паркында ярминкә булачак5 июльдә сәгать көндезге 1дән кичке 7гә кадәр Балтач районының “Балтач” Хәләл индустриаль парк җирлегендә, Ураза гаетенә багышлап, “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы.

Россия төбәкләреннән, Казаннан килгән хәләл ризык җитештерүчеләр ярминкәдә үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. Татып карау мөмкинлеге дә тудырыла.

Халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәтәчәк. Танылган җырчылар татар халык әсәрләрен башкарачак, уеннарда катнашучыларны бүләкләр көтә. Яшь буын вәкилләре арасында Коръән сүрәсен яңгыратучыга махсус бүләк каралган. Мәйданда хәләл ризыкны җитештерүче арадашсыз кулланучыга үз товарын тәкъдим итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20