Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2016

Гафуров: «Толчинский КФУ Югары журналистика мәктәбенең яңа йөзен булдыра ала»

 КФУ ректоры Илшат Гафуровның Япониягә сәфәре (Рикен тикшеренү институты белән стратегик партнерлык турында килешү имзалаган) белән бәйле озак тәнәфестән соң, кичә Казан университетында ректорат утырышы узды. Бу хакта вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн үзәге программасы бай иде: университет имиджына һәм КФУ ның "5 Топ-100" программасында катнашуы һәм вузда милли белем бирү өлеше кебек кискен мәсьәләләргә күп игътибар бирелде. Киңәшмә башында Илшат Гафуров Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең яңа директоры Леонид Толчинскийны рәсми төстә тәкъдим итте. Элек Толчинский «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры вазыйфасын башкарды.
Ректор билгеләп үткәнчә, Леонид Толчинский, практик эшчәнлек белән бәйле бай тәҗрибәгә ия профессионал буларак, булачак журналистларны укыту процессына яңалык кертәчәк. Аның КФУ Югары журналистика мәктәбенең яңа йөзен булдыра алачагына ышануын белдерде ректор.
Илшат Гафуров аны яңа вазифага керешүе белән котлады, шулай ук Югары журналистика мәктәбе җитәкчелегенең игътибарын университетның имиджын тудыручы башка структуралары белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклегенә юнәлтте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20