Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.10.2015

Гагаузия делегациясе "Химград" технополисында булды

20 октябрьдә Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Гагаузия автоном территориаль берәмлеге делегациясе килде. Делегацияне Гагаузия Башканы Ирина Влах җитәкли. Молдова Республикасы вәкилләре Казанга Татарстан Республикасы предприятиеләре белән икътисади хезмәттәшлекне җайга салу өчен килгән.

Сәфәр кысаларында Молдова делегациясе республиканың төп инновацион инфраструктура объектлары белән танышты, шул исәптән "Химград" технополисы белән. Делегацияне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин озатып йөрде.

Технополиста делегацияне "Химград" идарәчесе - "Идея Капитал" ИК" генераль директоры Алексей Грушин каршы алды. Ул кунакларга технополисның төзелеш һәм үсеш тарихы, гамәлдәге 257 резидент өчен тәкъдим ителгән преференция һәм хезмәтләр, шулай ук аларны урнаштыру вариантлары турында бәян итте.

Җитештерү модуле буенча экскурсия барышында делегациягә кайбер резидентларны да күрсәтттеләр.

Экскурсия ахырында Ирина Влах технополис вәкилләренә җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде: "Без әлегә Гагаузия территориясендә индустриаль мәйданчыклар төзүне планлаштырабыз гына. Шуңа да "Химград" тәҗрибәсе бик кызыклы һәм файдалы. Әйтергә кирәк, бүген без биредә күргәннәргә сокландык. Кыска гына вакыт эчендә технополис территориясендә анык идарә системасы, логистика төзелгән, 250дән артык резидент җәлеп ителгән. Бу бик зур әһәмияткә ия. "Химград" белән эшне дәвам итәргә өметләнәбез, дип хәбәр итә "Химград" технополисы матбугат хезмәте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20