Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2017

Гаилә бәхетенә кыйммәтне “Разлучница” сериалы арттыра

Атна башыннан “Яңа Гасыр” телеканалы яңа сезонны яңа сериаллар белән каршы ала. Гаилә бәхетен тасвирлаган “Разлучница” телесериалы мәхәббәт һәм ләззәт арасыннан кайсысын сайларга кирәклегенә өйрәтә. Сериалның кыскача тарихы мондыйрак.

Катя һәм Валера бәхетле күренәләр, өстәвенә аларның барлык гаилә мөлкәтләре дә җитеш тоела – мәхәббәт, биш яшьлек кызлары һәм яраткан эшләре. Катя – затлы фирманың тәрҗемәчесе һәм хезмәттәшләре аны бик хөрмәт итә, ә Валера сәләтле табиблар рәтендә санала һәм күп кенә авыруларның анда дәваланасылары килә.

Көннәрдән бер көнне Валерага дәвалану өчен чибәр һәм матди байлыкка ия бер хатын-кыз килә. Нәтиҗәдә эш шул дәрәҗәгә барып җитә ки, алар Валера белән бергә төн үткәрәләр. Соңыннан ир-атның намусы борчый башлый. Табиб үзенең нинди зур хата ясавын соңыннан гына аңлап ала. Җитмәгәненә яңа танышы бик тискәре адәми зат һәм үз дигәненә барлык киртәләрне җиңеп ирешү ягын карый, хәтта теләгенә ирешү өчен түбән эшләргә барырга да кыенсынып тормый. Хәзер ул Валераны үз ире итәргә тели, ә моның өчен тискәре зат янаулар һәм кискен күзәтүләр оештыра. Хатын-кыз Валерий һәм Катяны аеруга ирешә, ә фильмның ахыргы нәтиҗәсе кем файдасына тәмамланыр?

Бу сорауга җавапны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 9:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә “Разлучница” телесериалын карап табарга мөмкин.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20