Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2016

Галим Азат Ахунов Википедиядәге татар шәхесләре турындагы хаталарны төзәтергә чакыра

Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгышны өйрәнү, африканистика һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты Азат Ахунов социаль челтәрдәге аккаунтында Википедиядәге татар шәхесләренә багышланган битләрдәге хаталарга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итергә чакырып хәбәр урнаштырды.

“Күренекле зыялыларыбызның Википедиядәге сәхифәләре бик мескен хәлдә”, - дип яза Азат Ахунов һәм язучы Фатих Әмирхан турындагы мәгълүматларны мисал итеп китерә.

Википедия Фатих Әмирхан турында мондыйрак мәгълүмат бирә: “1912 елдан 1917 елга кадәр “Кояш” милләтче газетасын җитәкли. Язучы Россиядә революцион үзгәрешләргә зур өметләр багълый. Татарларның мәдәни яңарышы җәһәтеннән Әмирхан көнбатышка йөз тота”. "Милләтче имеш", - дип, бу һәм башка мәгълүматлар белән белән ризасызлыгын белдерә Азат Ахунов. 

“М.Гафурины әйтәсе дә юк - чеп-чи башкорт, хәтта Тукай бабасы башкорт. Ни эшләргә? Татар әдәбияты һәм тарихы турында белергә теләгән кеше иң беренче булып, Википедиягә керә һәм анда булган хаталарны үз хезмәтләрендә, мәкаләләрендә тәкрарлый”, - дип яза Азат Ахунов.

 

Википедиядә Фатих Әмирханга багышланган бит. 

Азат Ахуновның фикерен Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары – Рашат Якупов, Айрат Фәйзрахмановлар дәвам иткән.

“Бу мәсьәләне без берничә ел элек күтәргән идек, кешеләрне татарча да, русча да язарга өндәгән идек. Тукай турында мәгълүматны әллә ничә телдә яздырттык (ул вакытта японча да язганнар иде). Кызыксыну зур түгел шул, кулланырга барысы да оста - язарга теләк юк”, - дип яза Рашат Якупов.

“Моны Iskander абыйлар (Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы, Тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы, Татар Энциклопедия институты директоры) белән эшләргә кирәк, Азат абый, син кая нинди хаталар бар әйтсәң, оештырып карыйбыз”, дип Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин эш башларга әзерлеген белдергән.

“Азат, бик дөрес һәм кирәкле мәсьәләне күтәрәсез. Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Ф.Әмирханга багышланган конференция планлаштырыла. Шул уңайдан әдипнең теге яки бу сәбәпләр белән моңа кадәр кириллицада басылмаган әсәрләре дә басмага әзерләнә...”, - дип яза Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.

 

Сылтамада күрсәтелгән чыганакларның берсе - "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы. 

"Проблеманы хәл итүнең бердәнбер юлы - Татар электрон энциклопедиясен булдыру"

 КФУ профессоры, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында бу очракта нәрсәнедер үзгәртү мөмкин түгел дигән фикер белдерде.


“Бернәрсә эшләп булмый, чөнки Википедияне теләсә кем үзгәртә һәм редакцияли ала. Мин кереп, “Фатих Амирхан – основоположник русской литературы”, - дип яза алам. Әллә нинди уйдырмалар язып була. Википедиянең сәясәте шундый – анда бернинди контроль юк. Бер яктан бик яхшы, әмма объектив мәгълүматка зыян килә”, - диде ул.

Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Википедиянең чыганакларга таянып язу сәясәте дә мәгълүматның дөреслегенә гарантия бирми, чөнки чыганак уйдырма булырга мөмкин. Ул шушындый бер очракны искә төшерде: “Заманында безнең Хөсәен Хәсәнович Хәсәнов дигән тарихчы бар иде. Бик атаклы кеше, профессор, тарих фәннәре докторы, 1905-1907 еллардагы революцияләргә багышлап, большевикларны мактап яза торган бик үзенчәлекле кеше. 1908 елда туган, 70 еллар башында мин аның белән бергә эшләп тә алдым. Ул бер китабында Казанга 1905 елның кайсыдыр аенда Яков Свердлов килде һәм мондагы партия оешмасының эшен җайга салып җибәрде дип язган иде. Бернинди чыганакка сылтама бирмичә! Ләкин аннан соң революция турында язучы бөтен кеше шушы Хөсәен Хәсәнович уйлап чыгарган әйбергә сылтама ясап, менә Свердлов килде дә бөтен эшне оештырды дип яза башлады. Мин моны ни өчен сөйлим – кемдер газетада ниндидер юк-бар, чүп-чар яза да, аннары Википедиягә сылтама белән бирәләр. Монда редакционный контроль булырга тиеш, әмма Википедиядә ул юк. Мин, мәсәлән, тәкъдим итәр идем ниндидер редакция коллегиясен оештырырга, модерациядән соң гына урнаштырырга. Әмма бит ул булмый”.


Википедиягә татар шәхесләре турындагы мәгълүматлар урнаштыруны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкинме дигән сорауга Искәндәр Гыйләҗев бу “мөмкин” дип җавап бирде, әмма проблеманы иң төп хәл итү юлы дип башка ысулны атады 
“Бердәнбер юл – татар электрон энциклопедиясе дигән ресурсны булдыру. Без шушы юнәлештә эш алып барабыз. Ул Википедиядән аерылып торачак. Эш киләсе елдан башланыр дип өметләнәм”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20