Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Галимнәр симерүнең төп сәбәпләрен атаган

Кампинас Бразилия университеты галимнәре симерүнең беренче сәбәбен атаган. Бу хакта EurekAlert ка сылтама белән «РиаНовости» хәбәр итә.

Күптән түгел галимнәр артык авырлыкка китерүче сәбәпләрне ачыклый.

Эчәкләрнең микрофлорасындагы үзгәрешләр һәм гипоталамуста нейроннарның үлеме аркасында кеше симерә. Ләкин кайсысы беренчел икәнен ачыклау да мөһим. Шул рәвешле галимнәр тычканнар белән тәҗрибә уздырган — тычканнарны матдәләр алмашуын боза торган махсус диетада тотканнар. Шул сәбәпле, гипоталамуста нейроннарның үлемен күргәннәр, ә эчәк микрофлорасы ике атна дәвамында үзгәрешсез калган. Димәк, нейроннар үлеме — симерүгә китерә торган төп сәбәп.

Галимнәргә нейроннарны торгызу буенча ачышлар ясыйсы кала, шуннан соң дөньяда артык авырлыктан интегүче кешеләр саны булмаячак дип фаразлыйлар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин