Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2017

"Галәм гыйбадәтханәсе" янгыны - "Таяну ноктасы" үзәгендә

Сишәмбе «Таяну ноктасы» 10 нчы апрельдә Казандагы «Галәм гыйбадәтханәсе"ндә чыккан янгын мәсьәләсе буенча сөйләшү уздыра.

Гыйбадәтханәнең киләчәге бармы һәм дуслык йорты кире торгызылырмы? Бу һәм башка сорауларга җавапны студия кунаклары эзли: архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, яшь режиссер Илшат Рәхимбай, популяр алып баручы Гамил Нур.

Исегезгә төшерәбез, «Галәм гыйбадәтханәсен» рәссам, сынчы һәм архитектор Илдар Ханов төзи башлады. Ул аны 16 ел дәвамында төзегән. Биредә мөселман мәчете манарасы, православ дине гөмбәзе, католик чиркәве, яһүд синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган биналар төзелгән.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 11 нчы апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!