Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.11.2017

Галәм тибрәнешен тойган скрипкачы тарихы сурәтләнелә

Пәнҗешәмбе «ТНВ-Планета» телеканалында Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык артисты, күренекле музыка әһеле Шамил Монасыйповның күпьеллык эшчәнлегенә багышланган «Галәм тибрәнеше» телеочеркы экраннарга чыга. Иҗатын үстерү дәверендә скрипкачы бар дөньяны гизәргә өлгерә.

Күренекле музыка әһеле Шамил Монасыйпов 1944 нче елның 31 нче октябрендә Украинаның Днепродзержинск шәһәрендә дөньяга килә. Скрипкачы Казанның 4 нче номерлы музыка мәктәбен, Казан музыка укуханәсен, соңрак Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогика институтын, шунда ук аспирантураны тәмамлый. Бераздан Мәскәү дәүләт консерваториясендә «Татар кыллы уен кораллары мәдәнияте үсеше» темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

Шамил Монасыйповның концерт программасы гаять зур киңлектә һәм төрле сәнгати жанрларга бик бай. Музыка әһеле Татарстан дәүләт симфоник оркестры (дирижёрлары Фуат Мансуров, Натан Рахлин һәм Г. Проваторов), Түбән Новгород филармониясе симфоник оркестры (дирижёр И. Гусман) белән чыгышлар ясый. Татарстан Республикасы дәүләт кыллы квартеты белән Русия шәһәрләрендә, Алмания, Франция, Финляндия, Нидерланд, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны һәм Төркиядә гастрольләрдә була һәм киңкырлы эшчәнлеге белән чыгышлар ясый.

Шамил Монасыйпов эшчәнлегенә багышланган «Галәм тибрәнеше» телеочеркын «ТНВ-Планета» телеканалында пәнҗешәмбе, 30 нчы ноябрь, 5:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха