Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Гарифҗан Галиев Балтач районы Каенсар авылы халкын бер табынга җыйды

18 июль көнне Гарифҗан Галиев Балтач районы Каенсар авылы уртасында үзе төзеткән һәйкәл каршында авылдашларын бер табынга җыеп, бәлеш белән сыйлады. Гарифҗан Галиев районыбызның мәгариф ветераны, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, мактаулы гражданины һәм Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музееның алыштыргысыз директоры да. Аның районыбыз каршындагы хезмәтләре, республика һәм Россия күләмендәге казанышлары да бихисап.

Ул быел март аенда зурлап үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән иде. Бер гасырга тиң тормыш юлы узган олпат шәхес әлеге истәлекле дата уңаеннан, Каенсар авылында авылдашлары белән дә очрашты. Әлеге истәлекле, тантаналы чарага Каенсар авылы халкы, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, районның күренекле шәхесе, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, авылдашы Гарифҗан Мөхәммәтшин, Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев, Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин һәм «Халыклар дуслыгы» музееннан хезмәттәшләре дә килгән иде. Шулай ук ерак араларны якын итеп Гарифҗан Галиевның тормыш иптәше Әлфия ханым (мәрхүмә инде) ягыннан туган сеңелләре Ижевск шәһәреннән Гүзәлия, Нократ Аланыннан Илсөяр ханым да кайткан. Юбиляр хөрмәтенә ихлас җылы теләкләр яңгырады.

Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин: «Безнең сафларда шушындый бөек, ару-талу белмәс, эзләнүчән һәм лидер булган бөек шәхес булуы белән без чиксез горурланабыз. Аннан үрнәк һәм көч алып яшибез. Ул бик күпләрнең остазы. Районыбыз тарихында, мәдәнияте үсешендә якты эз калдырган чын Кеше ул — Гарифҗан Галиевич!» дип зурлады.

Гарифҗан Гали улы Галиев тумышы белән Арбор авылыннан. Ул сабый чакта ук аларның гаиләсе һәм Арбордан тагын берничә гаилә яңа җирдә нигез корып, күчеп китә. Бу авылга Каенсар дигән матур исем бирелә. Каенсарда аның балачак һәм яшьлек еллары үтә. Биредә ул дөньяны танып белергә өйрәнә. Илләр гизгән, дәһшәтле сугышларны кичкән шәхес булса да, ул кабаттан авылдашлары янына Каенсарга әйләнеп кайткан. Бүген дә ул шул хатирәләрне яңартты. Ул авылдашлары белән горурланып, биредәге халыкның яшәеше белән кызыксынып яши. 18 хуҗалыклы Каенсарда бүген дә тормыш гөрли, матур төзек йортлар балкып тора. Быел август аенда Каенсар авылының да 90 еллыгы билгеләп үтәргә уйлыйлар. Билгеле инде, монысына да Гарифҗан ага тырышлыгы һәм ярдәме белән тормышка ашачак. Авылга килә торган юлларны төзекләндерүдә дә авылдашлары Гарифҗан Галиевичка бик рәхмәтле. «Гел авылга кайткалап тор, Гарифҗан абый!» диләр алар. Каенсарлыларның Гарифҗан агага карата иң олы рәхмәте — авыл уртасында балкып торучы Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә салынган һәйкәл өчен!

Гарифҗан Мөхәммәтшин әлеге вакыйгага карата мәгънәле, тарихта уелып калырлык сүзләр әйтте: «Үз шәхси акчасына авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл салдырган Бөек Ватан сугышы ветеранын башка берәү тагын бармы икән?! Бу — үзе бер батырлык үрнәге! Сезнең тормыш башкаларга игелек кылуга багышланган. Чепья мәктәбендә бергә эшләргә туры килде, Сез анда тормыш иптәшегез белән хөрмәткә лаеклы шәхесләр булдыгыз. Тарихны барлап, гомер буе эзләнүдә булып, данлыклы музейны сафка бастырдыгыз, Балтачны музеегыз аша дөньяга таныттыгыз. Сез киң кырлы җәмәгать эшлеклесе дә, мөгаллим дә, тарихчы да. Сез — батыр ил агасы! Башкаларны үз артыгыздан ияртә белүегез белән Сез олы ихтирам һәм уңыш казандыгыз. Сезнең тормыш юкка үтелмәгән. Артыгыздан матур эз калдырып, авылдашларыгыз күңелендә үзегез төзеткән һәйкәл кебек бөек урын алып торасыз. Авылдашларыгызны шушылай бер табын артына җыеп, яшәү мәгънәсен, бердәмлек һәм дуслык кадерен төшендерә алуыгыз да сагынып сөйләрлек бер кадерле истәлек», диде ул.

Чыннан да, авылдашлары өчен кадерле, хөрмәтле кунак ул. Авылның старостасы Нурхада Гыйлемҗанов һәм авылның иң өлкән кешесе, Гарифҗан Галиевичның ерак туганы 91 яшьлек Гыйлембану Гыйльмуллина Каенсарлылар исеменнән чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. «Ел саен бәйрәмнәр уңаеннан күчтәнәчләр биреп торасың, авылның язмышы өчен борчылып, янып яшисең. Кылган игелекләрең, изге гамәлләрең санап бетергесез синең, Гарифҗан!», диделәр алар.

Гарифҗан ага Галиев бүгенге көндә Чепьяда яшәсә дә, үскән нигезе саклана. Биредә бертуган энесе Нәкыйпнең улы Заһид гомер итә. Шулай ук энесенең икенче улы Зәкәрия да гаиләсе белән Каенсарда яши. Нәсел дәвамчылары булып, балалары үсә. Мәҗлес азагында Гарифҗан ага Галиев авылдашларына мөрәҗәгать итеп күңел түрендәге эчкерсез хисләрен белдерде. — Кадерле авылдашларым, мин сезне бик яратам, хөрмәт итәм. Тормыш авыр дип зарланмагыз, бергә бербөтен булып, аралашып, күңелле итеп яшәгез. Шул вакытта гына авылыбызның киләчәге дә булыр, яшьләр дә читкә китмәс. Нинди матур йортлар, төзек каралты-куралар балкып тора. Аларның ямен җибәрмәгез. Саклагыз авылны, бетермәгез! Безнең авылда заманында 32 укучы бала бар иде. Гөрләп торган авыл иде. Ә хәзер балалар бармак белән генә санарлык. Сез булганда — яши әле авыл, рәхмәт. Бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә булсын иде! Менә шулай бергә җыелып табигатькә чыгып утырулар ничек күңелле бит. Мин дә бит сезнең барыгызны да бер табынга җыяр өчен ямьле җылы җәй аен көттем" , — дип үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Бүгенге очрашу хөрмәтенә олпат шәхес мул табын корып, авылдашларын бәлеш белән сыйлады. Һәр йортка күчтәнәч пакетлар өләште, авылның киләчәге булган 6 баланы да бүләксез калдырмады. Авылдашлары күтәренке күңел белән, бик рәхмәтле булып таралышты.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин