Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

Гармун сайрата, аш-су белән мәшгуль, шул арада футбол уйнап ала

Якшәмбе, 2 нче июль, «Секреты татарской кухни» тапшыруы алып баручы, җырчы һәм тамада Мирхәт Гайсин белән уза. Тапшыруда гармун моңнары да яңгырый, тәмледән-тәмле татар аш-су ашамлыклары да пешә, читтә беркемне битараф калдырмаган футбол тубы да тик тормый. Кыздырылган кәбаптан да баш тарта алмаганнар.

Татар халкы үзенең кунакчыл булуы белән дан тота. Кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алу — ул, беренче чиратта, үзеңнең аш-су осталыгың белән таңга калдыру. Бүген тиңнәре булмаган өчпочмак һәм чәк-чәкне Татарстаннан читтә дә бик яхшы беләләр. Ничек итеп татарча азу, вак бәлеш, гөбәдия һәм чын татарча чәй әзерләү серләрен «Секреты татарской кухни» тапшыруы өйрәтә. Сезне татар аш-суы серләре белән алып баручы Руслан Шәрәфетдинов һәм аның кунаклары таныштыра.

Тәмле һәм татлы «Секреты татарской кухни» тапшыруын якшәмбе, 2 нче июль, 11:30 сәгатьтә карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!