Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.02.2017

Гармунчының осталыгы уйнавында сынала

Бүгенге "Татарлар" тапшыруында гармунчы осталар турында сүз кузгатыла. Гармун ясау осталары күп түгел.  Элек күп җирдә уен кораллары фабрикасы тулы көченә эшли иде. Хәзер исә бөтен Россиядә дә Тула һәм Шуя фабрикаларын гына беләбез. Эше бик четерекле һәм зур җаваплылык сорый, аннан соң сыйфатлы корал ясау өчен хәзер ныклы тәҗрибә сорала.

Борынгы уен кораллары ясаучыларны барлау, аларның һөнәрен яшь буынга тапшыру бурычы җәмгыять алдында бөтен кискенлеге белән тора. Мондый вәзгыятьнең кирәклеген аңлаган гармун осталары юк түгел, алар бар һәм иҗат итә. Аларның берсе - Рифат Габдрахманов, ул Екатеринбург каласында тормыш итә. "Татарлар" тапшыруы хәбәрчеләре гармунчы-коллекционер белән әңгәмә корып, Урал якларында кунакта булып кайттылар. «Кулыннан гөл түгелә», – ди халкыбыз андый асыл егетләр турында. Гармунның телләре бик күп. Кайбер халыкларда гармун телләре корычтан эшләнә, ә татарларда аларны башлыча җиздән ясыйлар. Әллә шуңа җиз тальяннардан шулкадәр моңга күмелеп яңгырыймы соң татар көйләре?

Бу сорауга Рифат Габдрахманов үз җавабын тәкъдим итте. Һәр эш көнендә "ТНВ-Планета" телеканалында: 20:05 сәгатьтә - төп чыгарылыш, ә кабатлау 00:40 һәм 11:10 сәгатьләрдә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20