Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф ТР Министрлар Кабинетында лекция укыды

Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф ТР Министрлар Кабинетында лекция укыдыБүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та тыңлады.

Кеннет Рогофф АКШ икътисадының башка илләр икътисадына йогынтысы, Кытай икътисады үсеше һәм бер үк вакытта бу илдән капиталның читкә китүе, Евросоюз әгъза-дәүләтләрендә реформалар мөмкинлеге, рубль курсы түбән булганда Россия икътисадына инвестицияләр кертү перспективалары темаларын кузгатты. Лекция тәмамлангач, Кеннет Рогофф шунда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов профессорга лекциясе өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген хәзерге заман икътисады тенденцияләрен белү бик мөһим. Кайбер мәсьәләләр турында без берничә ел элек уйламый идек әле, ә бүген исә алар борчырлык проблемаларга әверелергә мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген көннең икенче яртысында профессор Рогофф «Икътисадый, финанс һәм геополитик каршылыклар фонында үсеш перспективалары һәм сәяси бурычлар» темасына КФУның Попечительлек советы утырышлары залында лекция белән чыгыш ясарга җыена.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20