Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

Гашыйклар көнендә Казанда 123 пар кавышачак

 Гашыйклар көнендә Казанда 123 пар кавышачак. Әмма аларның саны тагын да артырга мөмкин, чөнки никахны теркәү турындагы гаризаны тантанага кадәр 3 көн кала бирергә була, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппараты матбугат хезмәте.

"Казан" гаилә үзәгендә 69 пар никахлашачак. Аларны ишек төбендә 16нчы ФИНА спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты символлары - Алсу белән Итил көтеп торачак. Һәр пар "валентинка", туй фотолары белән магнит һәм тере курчаклар һәм зур «Love» хәрефләре белән фотосурәткә төшү мөмкинлеген алачак.

Шул ук көнне "Казан" гаилә үзәгендә 2006 елда туган Ярослав Сухаревка ярдәм итү максатында, хәйрия акциясе дә узар дип көтелә. Ул тиз арада йөрәгенә операция ясатуга мохтаҗ. Акция барышында казанлылар һәм кунаклар бәйрәм спорт ярышларында, хәйрия лотореенда катнаша һәм "Утлы тамаша" шаһиты була ала.

Казанның Идел буе районы буенча ЗАГС идарәсендә 26, Киров районында 28 парның никахлашуы көтелә.  Хәер, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләгән парлар саны тагын да күбрәк булуы бик мөмкин.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20