Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2015

Гашыйклар көнендә сәфәр кылу өчен сайланган шәһәрләр арасында Казан - лидер

 Казан Гашыйклар көнендә сәфәр кылу өчен сайланган Россия шәһәрләре рейтингында беренче урынны били. travel.ru порталы 14 февральдә – Гашыйклар көнендә сәфәрләр өчен популяр Россия шәһәрләре рейтингын төзегән.

Экспертлар рейтинг төзү өчен һәр шәһәрдә ике кешенең ял итү бюджетын иәспләгән: анда шәһәр үзәгеннән 10 км радиуста кыйммәтле булмаган кунакханә, ресторанда 2 кеше өчен кичке аш, шулай ук музей, күргәзмә яки шәһәр буенча экскурсия кергән.

Шулай итеп, рейтингта тәүлегенә 2430 сум белән Казан беренче урынны алган. travel.ru порталында белдерелгәнчә, Татарстан башкаласы – Идел буена урнашкан бай тарихлы матур шәһәр. Аның белән танышуны Бауман урамыннан һәм Казан Кремленнән башларга кирәк. Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы урнашкан. Манара гыйбрәтле мәхәббәт тарихына бәйле легендага ия, әмма ул замана гашыйкларына бәхет алып килергә вәгъдә итә – бары тик маңгай белән аның стенасына кагылып теләк теләргә кирәк, имеш.

Портал мәгълүматлары буенча Казанда популяр романтик урыннарның берсе – Черек күлдә гашыйклар капкасы. Әгәр гашыйклар капка янына кара-каршы килгәндә, әкрен генә сүзләр әйтә башласалар, алар барыбер бер-берсен ишетәчәк. Капкада берникадәр вакыт басып торган гашыйклар бергә бәхетле булачак дигән ышанулар бар.
Шулай ук Петербург урамында мәхәббәт агачы, гашыйклар трамвае, планетарий, күп санлы бакча һәм парклар да уңай хис-кичерешләр калдырачак.

Рейтингның икенче урынында 2480 бюджет белән - Арзамас, өченче - тәүлегенә 2500 сум бюджет белән борынгы Кунгур сәүдәгәрләр шәһәре. Новокузнецк 2510 сумлык бюджет белән – дүртенче, Кырымның Ялта курорт-шәһәре (2520 сум) – бишенче.

Шулай ук рейтингка Муром, Ростов Великий, Светлогорск, Ростов-на-Дону, Пятигорск, Выборг, Санкт-Петербург, Сергиев Посад, Старая Русса, Печора, Сочи, Дивногорск, Суздаль, Мәскәү һәм Сызрань кебек шәһәрләр дә кергән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20