Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2016

Әгерҗедә дүрт район журналистлары катнашында Сабан туе булды

Әгерҗедә дүрт район журналистлары катнашында Сабан туе булды "Татмедиа" агентлыгына кергән берничә редакция журналистлары Әгерҗегә, төгәлрәге, районның Кичкетаң җирлегенә Сабан туена җыелды, дип хәбәр итә җирле “Әгерҗе хәбәрләре” басмасы.



"Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 85 еллыгына багышлап уздырылган Сабан туенда Актаныш, Минзәлә, Тукай һәм Әгерҗе командалары үзләренең көчен сынап карады. Сабан туе башланганчы, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының бер төркем журналистына бүләкләр тапшырылды. Чарада "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, район башкарма комитеты башлыгы Римма Гыйльметдинова катнашты.



“Бүген Әгерҗе газетасы – лидерлар арасында, дип ышандырып әйтә алам. Һәм алар мондый бәйрәмгә лаек”, - диде Әлфия Әдиятова компания җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырып.

Тантаналы өлештән соң үткәрелгән журналистлар спартакиадасында минзәләлеләр җиңде, әгерҗелеләр икенче урынга чыкты, Актаныш командасы өченче булды һәм Тукай районыныкылар – дүртенче.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20