Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Әгерҗенең яшь табигать сакчылары Иж буйларын чистарта

Әгерҗе районындагы «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе каршында эшләүче «Эколята» оешмасындагы яшь табигать сакчылары белән бергә Иж елгасының сусаклагыч зонасын чистарту буенча өмә уздырганнар, дип яза җирле басма.

Иж елгасы буйлары — җәй көне халыкның иң яратып ял итә торган урыны ул. Әмма күпләр күңелле ял итә белсәләр дә, үз артларыннан чүп-чарны җыюны ни сәбәпледер «оныталар». Шуның аркасында чүплекләр барлыкка килә, яр буйлары калдыклар белән тула. Өмә барышында ике чакрым территория чистартылган, барлыгы дүрт куб метр чүп-чар җыелган.

Соңыннан табигатебез сакчылары булган малай-кызлар «Кичке Таң» заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин кулыннан истәлек бүләкләре алганнар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха