Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.07.2015

Германия татарлары көзен Гессенда очрашырга килештеләр

Германия татарлары очрашу урынын һәм вакытын билгеләде.
Быел ул 10 октябрьдә Франкфурт-на Майнедан 20 километр ераклыкта Ланген шәһәрендә уза, дип белдерә Төньяк Гессенның мәдәни тормышы турындагы рус телендәге parus-online.com. сайты.
Бирегә Германия, Россия, Бельгия, Франция, Бөекбритания һәм башка илләр татарлары да дуслары белән очрашу өчен киләчәк.
Һәр елдагыча музыка яңгыраячак, биючеләр осталыкларын күрсәтәчәк һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак.
Германиядә татарлар очрашуы, Берлинда Сабан туе үткәрү кебек, традициягә әйләнде, дип билгеләп үтә parus-online.com.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20