Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.11.2017

Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

18 ноябрьдә 50 яшендә штанга күтәрү буенча Төркия спортчысы, Олимпия чемпионы Наим Сөләйманоглу вафат булган. Бу хакта «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы яза.

Наим Сөләйманоглу, авыр атлетика тарихында иң беренчеләрдән булып, 3 тапкыр — Олимпия чемпионы һәи 7 тапкыр дөнья чемпионы булган спортчы. Танылган спортчы 46 тапкыр дөнья рекорды куйган.

«Наим Сөлейманоглу — легендар спортчы, һәм аның казанышларын әлегә кадәр башка бер генә авыр атлетика спортчысы кабатлый алганы юк, — диде Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Истанбулның „Фатих“ мәчетендә хушлашу мәрәсимендә. — Сөләйманоглу, үзенең 3 авырлыгы кадәр штанга күтәреп, Гиннесс рекордлар китабына керде. Ул Төркиягә бер генә тапкыр җиңү китермәде. Моның белән ул халкының мәхәббәтен казанды», — дип билгеләп үтте Йылдырым, диелә матбугат хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера