Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.09.2015

Г.Камал театрының яңа 110нчы сезонында тамашачыларны 7 премьера көтә

Г.Камал театрының яңа 110нчы сезонында тамашачыларны 7 премьера көтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 110нчы юбилей сезонында театр сөюче тамашачыларны 7 премьера көтә: аларның 4се – зур, 3се – кече сәхнәдә куелачак.

Бу хакта бүген яңа сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тәфсилләбрәк сөйләде. Очрашуда шулай ук театр директоры Илфир Якупов һәм әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов катнашты.

Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, сезон 2 октябрь көнне 19.00дә, традицион рәвештә, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачылачак. Сезонның беренче премьерасы – Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле 3 октябрьгә билгеләнгән. Аның режиссеры – Илгиз Зәйниев. Спектакльнең Г.Камал театры сәхнәсендә 10нчы мәртәбә куелуы. Фәрит Бикчәнтәев киләсе елга “Галиябану” драмасы язылуга 100 ел тулуын искәртеп, моны әсәрне кабат сәхнәләштерүнең төп сәбәбе итеп күрсәтте. Соңгы тапкыр “Галиябану” Г.Камал театрында моннан 24 ел элек куелган булган.

“Галиябану” – шактый популяр пьеса, татар тамашачысы аны яттан белә дисәк тә, ялгышмабыз. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, безнең театр сәхнәсенә ярашып китә алмады ул. Cезонның беренче премьерасы – бу пьесага нәкъ менә безнең сәхнәдә, безнең труппа башкаруында яңа сулыш өрү омтылышы”, – дип билгеләп узды театрның баш режиссеры. Ул агымдагы елның Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителүенә игътибарны юнәлтеп, яңа сезонда, татар классик әсәрләре белән беррәттән, рус һәм чит ил классикасына да урын биреләчәген ассызыклады. Әйтик, декабрьдә Жан-Батист Мольерның “Дон Жуан” спектакле куелачак. Аның режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев үзе. Дон Жуан ролендә – Радик Бариев, Сганарель – Искәндәр Хәйруллин, Эльвира – Люция Хәмитова.

Баш режиссер бу әсәрнең Казанның В.Качалов исемендәге академия рус зур драма театры тарафыннан да сәхнәләштереләчәген искәртеп, тамашачыларга әлеге куелышларны чагыштыру, бәяләү кызыклы булачагына ышаныч белдерде.

Шулай ук декабрьдә Томск өлкә драма театрының баш режиссеры Александр Ограев А.Островскийның “Лес” спектакле куелышына керешә. Пьесаны татар теленә әдип Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.

Г.Камал театрының 110нчы сезоны күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исеме белән дә бәйле булачак. Яңа сезонда драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев язучының “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы мотивы буенча иҗат иткән “Әлли-бәлли-бәү” спектаклен тәкъдим итәчәк. Премьера киләсе елның апрель аенда булыр дип көтелә.

Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, 5-11 октябрьдә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль ункөнлек уздырыла. Ул 5 октябрьдә Г.Камал театры сәхнәсендә куелачак “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясе белән ачылачак.

Моннан тыш, яңа сезондагы 3 премьера театрның кече сәхнәсендә куелыр дип планлаштырыла. Аерым алганда, 25 октябрьдә Салават Юзеевның “Хафалы биюләр” спектакленең премьерасы була. Аның режиссеры – Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте Рамил Гәрәев. Яшь тамашачылар өчен “Кәҗә, Сарык һ.б.” спектакле премьерасы 7 ноябрьгә билгеләнгән. Илгиз Зәйниевнең әлеге әкияте ирле-хатынлы дебютант-режиссерлар – театрның балетмейстеры Сәлимә Әминова һәм театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов тарафыннан сәхнәләштерелә. Тагын бер премьера 18 декабрь көнне таҗик драматургы һәм режиссеры Барзу Абдураззоковның “Исәнме, улым!” әсәре буенча куелачак. Пьеса ике кеше өчен генә язылган. Рольләрне Наилә Гәрәева һәм Рамил Вәзиев башкара, режиссер – Фәрит Бикчәнтәев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20