Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2016

Г. Камал театры Йошкар-Олага гастрольгә җыена

21 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Йошкар-Оланың М.Шкетан исемендәге Мари милли дарама театры сәхнәсендә 110 нчы юбилей сезонының беренче премьерасы — М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклен тәкъдим итә.

Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Галиябану” Г.Камал театры тарихында әлеге пьесаның унынчы куелышы, соңгы тапкыр ул моннан 24 ел элек сәхнәләштерелгән булган. Яңа куелышта төп рольләрне Гүзәл Гөлвердиева (Галиябану), Фәннүр Мөхәммәтҗанов (Хәлил), Алмаз Гәрәев (Исмәгыйль) башкара. 
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20