Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.09.2015

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 29 нчы сезонын өлкән буын белән бергә ача

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург урамы, 57 нче йорт, 1нче кат) яңа 29 нчы сезонын иртәгә, 1 октябрь 14.00дә, “Айрыз Батыр” спектакле белән ача. Спектакль исә “Коркут бабай китабы” төрки эпосына нигезләнеп язылган.

Халыкара өлкәннәр декадасы (1-10 октябрь) уңаеннан, сезон ачылу тантанасына гомер көзенә аяк баскан, якыннарыннан, тирә-юньдәгеләрдән җылылык көтүче һәм театрда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре дә чакырулы.

Һәрвакыт яңалыкка омтылучы кариевлылар яңа сезонда яшь тамашачыларын кызыклы проектлар, яңа тамашалар белән сөендерергә ниятли, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәтеннән Ләлә Зәйнуллина.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20