Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2015

“Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла

18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. 18 март көнне сәгать 13.00 дә “Татар-информ” МА әлеге конкурска багышланган матбугат конференциясе була. Конкурс ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.

Аның максаты — ТР балаларының иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, балаларны китап укуга тарту, җәмгыятьтә әдәби культура формалашуга игътибар арттыру.

Иҗади әсәрләр рус телендә проза, рус телендә шигърият, рус телендә эстетика, татар телендә проза, татар телендә шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Шулай ук 14-17 яшьлек үсмерләр арасында француз, инглиз, немец теленнән русчага тәрҗемә итүчеләр өчен аерым номинация кертелгән. Катнашучылар яшь категорияләренә бүлеп карала. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20