Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Гөлчәчәк Нәҗипова: Чит ил туристларын шаккаттырачакбыз

18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелде. Бай тарихлы Татарстанда алар шактый. Республиканың Милли музее исә быел үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, без Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белән аралаштык.


Республикабызда эчке туризмны үстерергә телиләр. Әлеге эшчәнлектә үз эченә бай тарихны сыйдырган музейларның да өлеше зур. Гөлчәчәк ханым белән бүгенге сөйләшүебез шушы темадан башланып китте.

- Гөлчәчәк Рәхимҗановна, бүгенге глобальләшү чорында туристларны музейларга җәлеп итү авырмы?

- Үзебезнең интернет-ресурсларыбыз арту cәбәпле, хәзерге вакытта бу эш күпкә җиңелрәк. Сайт баннерларыбызны инглиз, кытай телләренә тәрҗемә итеп, халыкара сайтларга урнаштырырбыз дип өметләнәбез әле. Башкаланың 1000-еллыгы, 2013 елда Казанда җәйге Универсиада узуы, Болгар, Зөянең яңартылуы сәбәпле, Казаныбызны таныйлар. Россиянең кайсы шәһәрендә шундый мөмкинлекләр бар?! Әлбәттә, монда җитәкчеләребезнең зур тырышлыгы ята. Бу Милли музейга килүче туристларның санын да күпкә арттыра. Милли музей һәм Татарстандагы башка музейларыбызга чит ил туристлары да бик теләп йөри.

- 2013 елгы Универсиада алдыннан татарстанлыларга, килгән кунакларга бик бай мәдәни программа тәкъдим иткән идегез. Ә быел Су спорты төрләре дөнья чемпионаты алдыннан нәрсә белән шаккаттырырга уйлыйсыз?

- Беренчедән, без Идел һәм Чулман елгаларына багышланган яңа күргәзмә оештырабыз. Аның ярдәмендә аларның тарихы, табигате, су байлыгы турында гына түгел, Татарстан музейлары турында да сөйләячәкбез. Икенчедән, август аенда икенче мәртәбә “Музей регатасы” уздырырга тырышачакбыз. Быел аның маршруты Болгар һәм Зөя шәһәрләре аша үтәчәк. Республикабызның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бу чарага теләктәшлек күрсәтәчәген белдерде. “Музей регатасы” дәвамында без Идел буенда урнашкан төрле музейларга сәяхәт кылачакбыз. Ул Идел-Чулман турындагы күргәзмәнең презентациясе белән башланып китәчәк.

- Спортчылардан кала, туристларны нинди программа көтә?

- Гади туристларны да читтә калдырмыйбыз: музеебызда Идел-Чулман турындагы күргәзмәне алар өчен дә ясыйбыз. Яхталар тамашасы уздырачакбыз. Болгар, Зөя җирлекләре турында туристларыбызга гына түгел, үзебезнең халыкка да сөйләргә кирәк. Ник дигәндә, татарстанлыларыбыз нинди байлыкта яшәгәнен күз алдына да китерми хәтта. 2016 елны Су ресурслары елы дип игълан итәргә телиләр. Минем уйлавымча, бу – бик дөрес идея. Су байлыгын сакчыл кулланып, аны киләсе буыннарга җиткерергә тиешбез.

- “Музей регатасы” уздыру алдыннан шактый проблемалар белән очрашырга туры киләдер?

- Елга буенда урнашкан районнарда табигый һәйкәлләр бик күп. Безнең максатыбыз – Татарстанга килгән туристларны анда да җәлеп итү. Ләкин, ни кызганыч, пристаньнәр, пароходларыбыз бик иске хәлдә. Әлеге проблемаларны күтәреп чыкмасак, алар беркайчан да урыныннан кузгалмаячак. Казанның яр буйларын төзекләндерә башладылар бит, Елга порты да ремонт таләп итә. Башланган эшне дәвам итәргә кирәк. Мәсәлән, Казансу буенча елга траспорты ярдәмендә туристларны тарихи һәм спорт объектлары белән рәхәтләнеп таныштырырга мөмкин. Чемпионат бу чаралар өчен сәбәп кенә.

- Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге эчке туризмга аеруча игътибар итәргә тырыша. Бу өлкәдә сезнең башкарган эшегез ни дәрәҗәдә?

- Эчке туризм мәсьәләсен чишәр өчен без инде берничә ел дәвамында мәктәп коллективлары, укытучылар белән бергә эшлибез, чөнки яшьләр музейда тәрбияләнергә тиеш. Ни өчен дигәндә, бездә алынган белем нык була, гомергә истә кала. Балалар тематик экскурсияләрне аеруча ярата.

- Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәләр популяр булдымы?

- Әйе, чыннан да, кызыксынучылар күп булды. Тамашачыларыбызга тантаналы рәвештә Җиңү байрагын күрсәттек. Республика музейларыбызда сугышка багышланган коллекцияләрне фотога төшереп, интернет сайтыбызда да тәкъдим иттек.

- Интернетта эшләү сезнең потенциаль туристларыгызның санын киметмиме соң?

- Юк, киресенчә, арттыра. Кешеләр интернет аша карап, әлеге әйберләрнең төп нөсхәсен карарга килә. Хәзерге вакытта үз эшчәнлегебез турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдә җәелдерәбез. Мөмкинлекләр күбәйде, Аллага шөкер. Әгәр Милли музей бинасын төзекләндерсәк, алар тагын да артыр иде. Ремонтны инде 27 ел көтәбез. Хәзергә бинабызның 1/3 өлеше генә әзер. Киләчәктәге максатыбыз: ачык фондларны башлап җибәреп, чиксез мөмкинләр тудыру. Быел исә төзекләндерелгәннән соң музеебызның 4 филиалы ачылачак.

- Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”нең файдасы тидеме?

- Әлбәттә, балалар әти-әни, әби-бабаларын да музейга җәлеп итте. Бер тапкыр да килмәгәннәр хәтта берничә тапкыр булды. Хәзерге вакытта көндәлекнең чираттагысы өстендә эш бара, мин аның редколлегиясе составында. Ул 1-4 сыйныф укучыларына юнәлтеләчәк. Әгәр 2014-2015 уку елында балалар ул көндәлекне китапханәгә бирергә тиеш булса, без аны укучының үзендә калдырырга телибез.

- Быел Милли музей үзенең юбилеен да билгеләп үтте бит әле...

- Туган көнебезне 5 апрельдә уздырдык. Сентябрьдә тагын бер төп чара көтә – биш елга бер тапкыр уздырыла торган Халыкара музейлар форумы. Анда республикадан, Россия төбәкләреннән генә түгел, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия, Әзербайҗан, Грузия, Белоруссия, Финляндия, Германия, Бөекбритания, Кытай, Кореядән хезмәттәшләребез киләчәк. Кырым республикасының музей хезмәткәрләрен дә чакырдык. Форумда дискуссия клубы, семинар, түгәрәк өстәл, конференцияләр узачак. Яңалыклар белән уртаклашабыз, Болгар һәм Зөя шәһәрләрен тәкъдим итәбез. Бу форум бишьеллык эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе булачак.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20