Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Гөмбәләр вәзгыяте белән "Здравствуйте!" иртәнге тапшыруы таныштыра

Яңа сезонның төп яңалыкларыннан берсе булган иртәнге «Здравствуйте!» тапшыруы сишәмбе иртәсен көз фасылы белән бәйли. Гөмбәләр сезоны җитү тапшыру игътибарыннан читтә кала алмый. Гөмбәләр һәм алар турында ниләр белү мөһим? Сорауга җавапны «Здравствуйте!» белә.

Тапшыруда кунакта Зөя утрау-шәһәрчеге җитәкчесе Артём Силкин, Биләр турында махсус китап язган автор Константин Руденко һәм Санкт-Петербург микологик җәмгыяте әгъзасы Венера Ягудина булалар. Зөя утравындагы тарихи комплексның дүрт бинасында музей экспозицияләре 2012−2015 нче елларда ачылды. 2015 нче елда Тарихи һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет президенты Густаво Араос та Зөя утраучыгында булган вакытта музей экспозицияләре дизайнын югары бәяләгән иде. Музей экспозициясе өстендә «Әйбәт» дизайн студиясе белән Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы хезмәткәрләре берлектә эшләгән. Авторлар коллективы «„Зөя утрау-шәһәрчеге“ дизайн-проектын эшләп, музей экспозицияләре комплексын булдырган өчен» бүләгенә лаек була.

Көзге «Здравствуйте!» иртәнге тапшыруын һәр эш көне иртәсендә 8:10 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!