Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2017

"Голос. Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Америкага барырга җыенган

Сишәмбе, 4 нче июль, «Манзара» тапшыруына кунакка Беренче каналның «Голос.Дети» проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова килә. Тиздән яшь җырчы Америкада ел да уза торган иҗади очрашуга барырга әзерләнә. Анда җирле татарлар белән аралашу оештырыла, күп яңалыклар белән уртаклашу башкарыла. Сәйдә республикада гөрләгән Сабан туе бәйрәмнәре турында да сөйләргә әзерләнә. Милли җырлар башкарырга яратучы кыз кайдагы Сабан туе бәйрәмнәрендә катнашкан? Моны сез сишәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруын карап белә аласыз.

Кояшның кызу вакытларында зур Американың Көнчыгыш яр буенда зур мәмләкәтнең иң зур һәм танылган шәһәрләре — Вашингтон һәм Нью-Йоркта Сабантуйлар уздырыла.
Күнегелгән гадәт буенча, кулына җаваплылыкны беренче булып Вашингтон шәһәре ала. Бу каланы артык мактау кирәкми. Бары шунысын гына әйтеп үтү зарур: хәзерге Американың тиз үсеш чоры нәкъ менә шушы шәһәр белән бәйле. Капитолий, Сенат һәм башка тарихи урыннары белән танылган бу шәһәр. Озын сүзнең кыскасы, Вашингтон — АКШның башкаласы.
Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә, ә Вашингтон Сабан туе майның кызу көннәрендә үтә. Бәйрәмнең Америка башкаласында уздырылу тарихы зур түгел. Бу Вашингтонда татар гаиләләре аз булуы белән бәйле, ләкин аларның татарлыкларын онытмаулары зур мактауга лаек. Америка татарлары һәм океан арты Сабан туе бәйрәме турында тулырак «Манзара» тапшыруын карап белә аласыз.

Тапшыруны 4 нче июльдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз. Манзара — һәр иртәдә, һәр йортта, һәр йөрәктә!

Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин