Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

“Голос” проектының икенче урын иясе кичке аш әзерли

Бу ялларда «Кичке аш» тапшыруы «Голос» проектының беренче — Татарстан өчен иң уңышлы сезоны финалисты Эльмира Кәлимуллина гаиләсендә уза.

«Голос» тапшыруында Эльмира жюри әгъзасы Пелагея төркемендә чыгыш ясады. Эльмира Кәлимуллина үзенең чыгышында Беренче каналдан татар телендә «Каз канаты» һәм «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарган иде. Финалга ике татар кызы — Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова чыктылар. Бөтен Русия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927282 кеше яклады (54,1%), ә Эльмира Кәлимуллинага исә 463697 кеше (27,1%) тавыш бирде. Тапшыруда барлык СМС-хәбәрләр бәясеннән җыелган акчалар (50 миллион сумнан артык) авыру балаларга тапшырылган. Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, тапшыруда җиңгәннән соң, Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә (30 нчы декабрь, 2012 нче ел).

Эльмира Кәлимуллина — Казанда узган Җәйге Универсиада илчесе булып билгеләнә. Шулай ук Эльмира Кәлимуллина татар рок-операсында катнашты («Алтын Казан» рок-операсы), рок төркеме Alqanat белән җырлады («Бушлык патшалары» җыры). Эльмира татарча, русча һәм инглиз телләрендә җырлый. Ул «Голос» тапшыруында бер җырын хәтта португальча да җырлады. Җырчы «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруларында да еш катнаша.

Танылган җырчы белән нинди күңелле һәм кызыклы «Кичке аш» тапшыруы килеп чыкканын 13 нче май 18:30 сәгатьтә «ТНВ-Планета», ә 14 нче май 21:30 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалларыннан карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
КОС сила традиций