Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.03.2016

Гомумроссия халык фронтының «Народная экспертиза» үзәге башлыгы: “Татарстан – Россиянең иң имин төбәкләренең берсе”

Гомумроссия халык фронтының «Народная экспертиза» үзәге башлыгы: “Татарстан – Россиянең иң имин төбәкләренең берсе”Татарстанда Гомумроссия халык фронтының (ГХФ) төбәк башкарма комитетында ГХФ активының Президент указларын үтәү буенча “Народная экспертиза” бәйсез мониторинг үзәге җитәкчесе белән очрашуы узды. Анда катнашучылар Владимир Путинның май указларында белдерелгән кешеләрне тузган торактан күчерү, халыкка сыйфатлы дәүләт хезмәте күрсәтү һәм төбәктә социаль проектларны чынга ашыру белән бәйле актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.

Николай Николаев журналистлар белән әңгәмәсендә Казанга беренче рәсми сәфәре максаты турында сөйләде. РФ Президенты инициативасы белән быел төбәкләрдә төбәкара форумнар үткәрү планлаштыра, бу “урыннарда май указларын башкару белән бәйле вазгыятьне яхшырак аңлау өчен кирәк”. 

“Урыннарда проблемалар күп кала. Хәзер күп кенә проблемалар төбәк дәрәҗәсендә, алар тулысынча җирле хакимияткә бәйле. Әлбәттә, алар исәбендә Президент указлары белән бәйле мәсьәләләр дә бар”, - дип билгеләп үтте Николаев.

Бүгенгә Татарстанда балалар бакчаларына чират, тузган торактан күчерү буенча графиктан артта калу, капиталь ремонт сыйфаты һ.б. проблемалар бар. Николай Николаев сүзләренә караганда, 11 мартка булган мәгълүматларга караганда, балалар бакчаларына чиратта 4753 бала тора, ә чиратта торучы 3 яшьтән кечерәк балалар – 26 меңнән артык.

Узган ел Татарстан тузган торактан күчерү программасын 55 процентка (торак кв метры буенча) һәм 52 процентка (күчерелгән кешеләр саны буенча) үтәгән. Узган ел 3160 кеше генә күчерелгән. 2014 ел нәтиҗәләре буенча республикада тузган торактан күчерү программасы 116 процентка үтәлгән. «Народная экспертиза» үзәге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта тузган торактан күчерү динамикасы бөтен ил буенча кими. Күп очракта бу проектка бюджет финансы кыскартылуга бәйле. Шулай да, бу пробелма Татарстанда бар, диде эксперт. Бәйсез белгечләр бәяләвенчә, ТР да 2017 елның 1 сентябренә кадәр тагын 12,5 мең кешене тузган торактан күчерү зарур.

Николаевны республикада биналарда капиталь ремонт үткәрү, бигрәк тә биналарның фасадын ремонтлау саннары шаккатырды. 2015 елда Россиядә 1100 бина фасадына капиталь ремонт ясалды, 400 гә якыны - Татарстанда.

“Бу комплекс: тузган торак, капиталь ремонт һ.б. – төбәкнең спецификасын белмичә ниндидер карар чыгару мөмкин түгел, - дип аңлатма бирде Н.Николаев. – Шуңа күрә төбәкара форумга әзерлек бурычларының берсе – бу проблемаларны хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге буенча фикерләшү”. Әмма бу проблемаларга карамастан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан имин төбәк булып тора, дип билгеләп үтте «Народная экспертиза» үзәге җитәкчесе. Анда проблемаларны яшермиләр, ә, даими рәвештә, фикер алышалар һәм аларны хәл итәләр. “Татарстан – Россиянең иң имин төбәкләренең берсе, - диде чыгышы азагында Николай Николаев. - Гомумән, ил буенча хәл ителмәгән проблемалар күп. Бу очракта Татарстан, имин төбәк буларак, үрнәк була ала”.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20