Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Горки-Әмәт урманында көрәшчеләр осталык классы уздыра

5 августта Казанның Горки-Әмәт урманында көрәшчеләр ачык осталык класслары уздыра — милли көрәш буенча дәресләр бирә, дип хәбәр итә Халыкара көрәш федерациясе һәм Россиянең көрәш федерациясе.

Әлеге спорт чарасының беренче өлешендә һәр теләгән кеше үзен көрәш келәмендә сынап, хәтта көрәшчеләр белән бил алышып карый ала. Аннан соң кунакларны төрле тамашалар көтә. Шуларның берсе — 50 волонтерның язулы зур шарларны һавага очыруы булачак.

Мондый акцияләр Швеция, Белоруссия, Болгария, Франция, Украина һәм Пакистанда узуы мәгълүм. Флешмоб вакытында төшерелгән видео көрәш турында фильм әзерләгән вакытта файдаланылачак, диелә.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций