Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Грипп Татарстанга кайчан килер?

Грипп Татарстанга кайчан килер?

Россия буенча 1600 мәктәп һәм 200 балалар бакчасы, грипп киң таралыш алганга, карантинга ябылган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча,  илебезнең 17 төбәгендә авыручылар саны эпидемия чиген узган. Иң кискен вәзгыять Чиләбе өлкәсендә һәм Пермь краенда күзәтелә. Татарстанда әлегә грипп белән чирләүчеләр алай күп түгел, әмма соңгы атнада тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктыручылар саны эпидемия бусагасына якынлаша.


Табиблар Россиягә грипп бу сезонда гыйнвар уртасында киләчәк дип фаразлаган иде. Республика эпидемиологлары да шуңа әзерләнде. Гриппның штаммнары күптөрле бит - бер елны “кош гриппы”, аннары “дуңгыз гриппы” хакимлек итте. Быелгысы нинди булачак, аның белән ни рәвешле көрәшергә икәнен белгечләр алдан ук билгеләргә тырышты. Вакцинация дә, гадәттә, шул фаразларга таянып, көтелгән грипп штаммына каршы үткәрелә.

Әмма грипп  көтелгәнчә, гыйнварда килмәде. Февральгә кергәч кенә, грипп белән авыручылар санының артуы турындагы хәбәрләр килеп ирешә башлады. Илебезнең күп кенә төбәкләрендә ул соңгы атнада бик тиз тарала. Санкт-Петербург, Алтай, Тыва, Пермь краенда, Вологда, Кострома, Архангельск, Мурманск, Киров һәм Чиләбе өлкәләрендә авыручылар исәбе эпидемия чиген узган. Табиблар сүзләренчә, грипп быел катнаш этиологиягә ия. Быелгы чир гадәттәгечә 4-6 атна түгел, ә озаграк дәвам итәчәк.

Шөкер, Татарстанда әлегә грипп белән чирләүчеләр аз, эпидемия күзәтелми. Ә менә ОРВИ эләктерүчеләр байтак. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада соңгы атнада 22 меңгә якын кеше ОРВИ  йоктырган. Сырхаулар саны алдагы атна белән чагыштырганда 37,8 процентка арткан. Әмма шуңа да карамастан, авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 6,5 процентка процентка кимрәк.

Грипп белән көрәшнең иң яхшы ысулы вакцинация дип, табиблар ел саен көз җитүгә халыкны прививка ясатырга өнди. Берәүләр чыннан да моның файдасын күреп, ел саен әлеге кисәтү чарасына өстенлек бирә, икенчеләр моңа ышанмыйча, әби-бабайлар ысулын – сарымсак-суганны иң яхшысы дип саный. Шулай да гриппка каршы вакцинациянең уңай нәтиҗәсен шик астына куеп булмый. Саннар да иммунизация нәтиҗәләренең сөенечле булуын дәлилли. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, 2003-2006 еллар белән чагыштырганда, соңгы өч елда бу чирне 40 тапкырга киметүгә ирешкәннәр.

Татарстанда быел гриппка каршы прививканы миллионнан артык кеше ясаткан. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе куйган план 100 процентка ук үтәлмәгән үзе, әмма гриппны кисәтү юнәлешендә зур күләмдә эш башкарылган.

Роспотребнадзор статистикасы буенча, ОРВИ белән ел саен 30 миллионга якын кеше авырый. Барысы да хәлсезлек, ютәл, томау төшү һәм югары температурадан башлана. Вирус йоктырмау өчен табиблар гап-гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә мөмкин кадәр азрак вакыт уздырырга кирәк. Шулай ук туйганчы йокларга, талчыкмаска, дөрес тукланырга һәм  саф һавада мөмкин кадәр күбрәк булырга киңәш ителә. Кулларны ешрак юу һәм бүлмәләрне җилләтеп тору да вирусларның таралуына киртә булачак.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20