Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2015

Гриппка каршы прививка: план әле үтәлмәгән

Гриппка каршы прививка ясау кампаниясе көннән-көн популярлаша барса да, республикада план үтәлеп бетмәгән әле. Телгә алынган сан планның 80,6 %ын тәшкил итә. Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, федераль бюджет ярдәмендә балалар һәм олылар өчен гриппка каршы 969 мең доза күләмендә вакцина килеп ирешкән.

Әле грипп вирусы киң таралмаган, дип прививка ясатуны кичектерергә ярамый, ди белгечләр. Гриппка каршы торучанлык барлыкка килсен өчен прививкадан соң ике-өч атна, ә хәлсезрәк кешеләр өчен 1-1,5 ай вакыт кирәк, ди.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20