Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2016

Гриппның максималь күтәрелеше февральдә булыр дип көтелә, мартта исә авыру күрсәткечләре түбәнәя башлаячак – Марина Патяшина

Гриппның максималь күтәрелеше февральдә булыр дип көтелә, мартта исә авыру күрсәткечләре түбәнәя башлаячак – Марина ПатяшинаБөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә, грипп белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина билгеләп узганча, ел да сезон белән бәйле рәвештә, бу гадәти күренеш дип, вәзгыятьнең әлегә чаң сугарлык булмавына ишарәләде.

“Вакцинация нәтиҗәләренең авыру таралышы дәрәҗәсенә тәэсире зур. Россия Федерациясендә гриппка каршы 45 миллион, Татарстанда 1 миллионнан артык кеше прививка ясаткан. Грипп киң таралыш алмас дип өметләнәбез. Россия галимнәренең соңгы тикшернүләреннән күренгәнчә, бүген Россия һәм Татарстанда йөри торган вирус вакцинага салынган варианттан аерылмый, ягъни вакцина тулысынча яклаячак дигән сүз. 2015-2016 нчы елларда ил күләмендә грипп белән авырганнар арасында прививка ясаткан затлар юк”, - дип билгеләп узды Марина Патяшина.

Идарә башлыгы сүзләренә караганда, гыйнварның икенче атнасында тулаем ил буенча авыру түбән дәрәҗәдә булган. Кайбер төбәкләрдә авыру күрсәткечләренең артуы, ә 13 субъектта эпидемия бусагасын узып китү билгеләп үтелгән. Татарстан әлеге “кара исемлек”кә керми. “Әгәр декабрьдә ил күләмендә үтә көчле тын юллары вирус инфекцияләре белән авыру күрсәткечләренең бары тик 4 проценты H1N1 вирусына туры килсә, гыйнварның икенче атнасына бу вирус 45 процент очракта ачыкланган. Татарстанда шундый ук хәл: декабрь һәм гыйнварның беренче атнасында авыручылар арасында грипп фактлары булмаса, гыйнварның икенче атнасында авыручыларның 25 процентында грипп булуы билгеләнде, өченче атнага ул инде 34 процентка җитте”, - дип хәбәр итте Марина Патяшина.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда әлегә авыру дәрәҗәсе үтә кискен түгел, - ул эпидемия бусагасыннан 14 процентка түбән. Казанда исә эпидемия бусагасыннан 53 процентка арту күзәтелә. 2 яшькә кадәрге балалар арасында ул 33 процентка, 2-6 яшьлек балалар арасында 74, 7-14 яшьлек балалар арасында 64 процентка артык. “Моңа бәйле рәвештә, кичәге көннән башлап, ягъни 25 нче гыйнвардан балалар белем бирү, балаларның социаль һәм медицина учреждениеләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелде. Балалар коллективларында төрле чыгышлар, концертлар оештырырга киңәш итмибез. Балалар учреждениеләрендә дәваланучы балаларның хәлен белү дә бары тик битлек киеп кенә рөхсәт ителә”, - дип белдерде Марина Патяшина.

Ул гыйнвар башыннан алып Татарстанда 14 грипп очрагы (H1N1 вирусы – халык телендә “дуңгыз” гриппы) теркәлгәнен искәртте. Алар арасында 7 бала, 4 йөкле хатын-кыз бар. Казанда – 8, Яр Чаллыда – 3 һәм Питрәч районында - 3 очрак. Алар барысы да уртача авырлык дәрәҗәсендә. “Алдагы атналарда авыручылар саны артуы фаразлана. Максималь күтәрелеш февральдә булыр дип көтелә, мартта исә авыру күрсәткечләре түбәнәя башлаячак. Грипп таралышы һава шартларына да бәйле – әгәр көннәр салкын торса, - вирус таралуына тоткарлык бирәчәк, дымлы, җылы һава килсә, - вирус тизрәк таралачак”, - диде Марина Патяшина. Үтә көчле респиратор вирус инфекцияләренә килгәндә, бүгенге көндә республикада 16 меңнән артык авыру факты теркәлгән.

Гомумән алганда, гыйнварның беренче декадасында Ауропа регионында Финляндия, Ирландия, Израиль, Төркия, Нидерланд, Португалия, Словакия, Швеция, Норвегия илләре грипп белән авыру киң таралуы турында белдерелән. Анда шулай ук күпчелек H1N1 вирусы хакимлек итә. Украинада бүген, рәсми белешмә буенча, бөтен халыкның 6 проценты авырый. Аларның 70 проценты – йөкле хатын-кызлар һәм балалар. Польшада гыйнварның беренче атнасында 63 меңгә якын грипп һәм үтә көчле тын юллары вирус авырулары теркәлгән. Латвиядә күтәрелеш башланып килә, анда халыкның 1 проценттан азрак өлеше вакцинацияләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20