Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

ГТО нормаларын тапшыру процедурасы буенча закон проекты ТР Президентына юлланды

ГТО нормаларын тапшыру процедурасы буенча закон проекты ТР Президентына юлланды Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышында “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде.

Әлеге мәсьәлә буенча парламентның социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, әлеге закон проекты “Физик культура һәм спорт турында” ТР законын “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” ФЗга һәм “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2015 елның 5 октябрендәге 274-ФЗ номерлы ФЗга туры китерү максатыннан эшләнгән. Закон проекты Татарстанда “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча шартлар тудыруны күздә тота.

Шулай ук Татарстан Республикасында физик тәрбия һәм спорт субүектлары исемлеге киңәйтелә. Татарстан Республикасының физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге вәкаләтләренә “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” комплексын гамәлгә ашыру чараларын Татарстанның рәсми физик культура һәм спорт чаралары календарь планына кертү турында нигезләмә өстәлә.

Закон проектында ГТО нормативларын үтәүдә катнашучы гражданнарга медицина ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр дә бар. ГТО сынауларын узу өчен тиешле табиб бәяләмәсе булырга тиеш.

Ольга Павлова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Министрлар Кабинетына республика территориясендә ГТО нормаларын тапшыру мәсьәләсенә җитди игътибар өчен рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, быел төбәк операторы һәм 6 тестлаштыру үзәкләре эшен оештыруга 8,4 млн сум акча юнәлдерелгән. Агымдагы елдан башлап, ГТО нормаларын мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары тапшырачак, шулай ук сынау режимында теләге булган һәр татарстанлы катнаша ала.

ГТО нормаларын тапшыру буенча республика тулысынча колачлансын өчен, муниципаль берәмлекләрдә 49 тестлаштыру үзәкләрен ачу зарур. Моның өчен 72 млн сум акча кирәк булачак.

Закон проекты нигезендә, коммерцияле булмаган оешмалар ГТО сынаулары нормативлары үтәлешенә бәя бирү хокукына ия булачак. Шулай ук, депутатларның берсе ГТО нормаларын тикшерүне физкультура укытучысына йөкләп булмыймы дип кызыксынды. Билгеле булганча, хәзерге вакытта ГТО нормаларын махсус таныклыгы булган тренерлар гына кабул итә ала. Ольга Павлова билгеләп узганча, әгәр сертификация узса, физкультура укытучысына да мондый хокук биреп булыр иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20