Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Гүзәл Яхина романындагы Зөләйха Германиядә вакытлы матбугат героена әйләнгән

Германиядә Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы немец теленә тәрҗемә итеп бастырылган. Германия, Швейцария, Австриядә китап үз укучыларын тапты һәм аңа яхшы бәя бирелә, дип язган Deutsche Welle.
Җирле газеталарның берсе Frankfurter Rundschau, мәсәлән, әлеге романга болайрак бәя биргән: «Гүзәл Яхина вакыйгаларны хисле, җанлы һәм тарихи төгәллек белән тасвирлый. Бу китап, һичшиксез, укылырга лаеклы».
Ә Швейцариянең Neue Zurcher Zeitung басмасы Россия язучысының тәүге эшен «әдәби гүзәл әсәр», дип бәяли.
Россиядә Гүзәл Яхинаның әлеге романы 2015 елда бастырылды һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан иде.
(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии