Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2015

Хакимият Казанда "WorldSkills" чемпионатын үткәрүне хуплый - Дмитрий Медведев

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ил хакимияте Казанда 2019 елда профессиональ коммуникацияләр чемпионаты үткәрүне хуплаячагын белдерде, дип хәбәр итә «Новости» РМА.

Бүген Премьер белән белем бирү өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашуда “Россия "WorldSkills" профессиональ бергәлекне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге президенты Павел Черных, чемпионат үткәрү өчен ярышлар 26 гыйнварда башлана, дип сөйләде. Черных шулай ук РФ Хөкүмәте башлыгын шушы чарага чакырды.

“Әлбәттә, заявканы тиешенчә тәкъдим итү өчен барысын да эшләргә кирәк. Әгәр кирәк булса, аларга ниндидер дәүләт чаралары белән ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырды үтте Медведев.

Россия Хөкүмәте башлыгы искәртүенчә, Казан халыкара чаралар үткәрү буенча уңышлы тәҗрибәгә ия. Дмитрий Медведев чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм эш графигы тыгыз булмаса, чарада катнашырга вәгъдә итте.

1947 елда барлыкка килгән "WorldSkills" хәрәкәте профессиональ осталык өлкәсендә иң зур ярышларның берсе булып санала. Ярышлар 18 яшьтән 25 яшькәчә төзелеш тармагы, инженерлар, җитештерү белгечлекләре, иҗади һәм хезмәт күрсәтү һөнәрләренә ия егетләр арасында үткәрелә. Шулай ук "EuroSkills" Европа ярышлары да үткәрелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20