Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2016

Халиков белән Чемезов «КАМАЗ» акционерлары җыелышында катнаша

Иртәгә, 24 июньдә, Чаллыда IТ-паркта "КАМАЗ" ГАҖ акционерлары җыелышы була. Анда компаниянең 2015 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралачак, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, акционерлар "КАМАЗ" ГАҖнең еллык хисабын, җәмгыятьнең яңа редакциядәге эчке документларын, шулай ук яңа килешүләрен раслауга тәкъдим итәчәк. "КАМАЗ"ның корпоратив сайтында "Инвесторларга һәм акционерларга" бүлегендә тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Чарада «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20