Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2017

Халык артисты эшчәнлеген төптән яктырткан телеочерк күрсәтелә

Чәршәмбе кичендә «ТНВ-Планета» телеканалында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова турында телеочерк күрсәтелә. Һөнәри репертуарын елдан-ел киңәйтә барган романтик рухлы артист эшчәнлеген күзәтмичә калмагыз.

Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында дөньяга килә. Кечкенәдән зур сәхнә хакында хыялланган кыз Казан театр училищесы аша зур театр ишекләрен шакый башлый. 1974 нче елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, бераз гына аралык белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында уйный башлый.

Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм тамашачы күңеленә үтеп керердәй образлар тудырганы өчен Фирая Әкбәровага 1996 нчы елда «Татарстанның атказанган артисты» исеме тапшырыла. Атказанган артист үзенең алтмыш яшьлек зур юбилеен билгеләп узганда, 2012 нче елда «Татарстанның халык артисты» мактаулы исеме бирелә. Фирая Әкбәрова —  зур эшчәнлеге аша тамашачы күңелен яулый алган халык артисты.

Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова турында махсус телеочеркны «ТНВ-Планета» телеканалында чәршәмбе, 18 нче октябрь, 22:45 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!