Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

"Халык инспекторы" руль артында телефоннан сөйләшүчеләргә җәза бирәчәк

«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмати системасында яңа — «Хәрәкәт вакытында телефон куллану» категориясе барлыка килде. Хәзер юлдагы тәртипне күзәтүче «халык» инспекторлары руль артында телефоннан сөйләшергә яратучылар турында системага белдерү җибәреп аларны административ җаваплылыкка тартырга ярдәм итә алачак, — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Транспортта хәрәкәт иткән вакытта телефон куллану өчен 1500 сум күләмендә административ штраф салу каралган. Шулай да, күп кенә шоферлар, җаваплылыкка тартылудан курыкмыйча, транспорт белән идарә иткән вакытта телефоннан сөйләшүне һәм төрле мессенджерлар куллануны дәвам итәләр. Моның нәтиҗәсендә машина йөртүченең игътибары кими һәм юлларда авария тудыручы хәлләрнең килеп чыгуына сәбәп була.

Яңа категорянең тәлапләре буенча, «Халык инспекторы» системасына кулланучылар урнаштырган видеоязмада кагыйдә бозучы машинаның дәүләт номеры һәм кагыйдәне бозган вакытта автомобильнең хәрәкәт итүе күрсәтелергә тиеш.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха