Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2015

"Халык контроле" системасы эшендә уңай динамика билгеләнде - Илдар Халиков  Агымдагы елның 9 аенда ТР "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмат системасында басылган белдерүләр саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 36 процентка арткан. Хәл ителгән мәсьәләләр өлеше 5 процентка артык. Бу хакта бүген "Халык контроле" системасы эшенә багышланган киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдерде. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, 108 меңнән артык кулланучы порталдагы мәсьәләләрне хуплаган, 20,5 мең чамасы кеше мәсьәләгә бәя биргән, 120 меңгә якын шәрехләмә калдырылган. Татарстанлылар арасында "Территорияне төзекләндерү" һәм "Юл хәрәкәтен оештыру" категорияләре популяр. "Уңайлы мохит", "Җәмәгать транспорты" һәм "Комачаулаучы автомобиль юллары" категорияләре буенча белдерүләр саны арткан. Аның сүзләренә караганда, хәзергә "Хуҗасыз хайваннар", "Янгын куркынысызлыгы таләпләрен бозу", "Мәдәният учреждениеләре эше", "Мәдәни һәйкәлләр", "Спорт объектлары эше" категорияләрен "Халык контроле" системасына кертү турындагы карар килешүгә тапшырылган. "Халык контроле"нең аерым мобиль кушымтасын булдыру эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлыйбыз", - диде Т.Зарипов.

ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская ассызыклаганча, бүген муниципаль берәмлек, министрлык һәм ведомстволар хәбәрләрне карау һәм аларның статусларын билгеләү вакытын бозмый диярлек. "Быел башкарма комитетлар республика программалары һәм ТР бюджетыннан ишегалды территорияләрен, бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл урамнарын яктыртуга бүленүче өстәмә финанс чаралары ярдәмендә, шулай ук халык фикерен истә тотып "Халык контроле"ндә озак вакытлар "планлаштырылган" дигән статус астында булган хәбәрләрне хәл итеп булды", - дип белдерде ул.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, быел "Халык контроле" системасында "Балалар бакчалары" категориясендә балалар бакчалары һәм аларны территорияләре торышы турындагы хәбәрләр урнаштырган. "Барлык хәбәрләр дә вакытында карала", - дип билгеләп үтте ул.

9 айда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына 179 хәбәр юлланган, аларның 54 проценты биналарны капиталь ремонтлауга кагыла. Тагын 35 проценты - балалар бакчаларында белем бирү һәм тәрбия процессына. 11 процент хәбәр - үз хисапларына канцелярия товарлары һәм көнкүреш химиясе сатып алу турында.

Министр урынбасары балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга аерым тукталды. Казан буенча системада әлеге темага багышланган 38 хәбәр урнаштырылган. Аларның 11е - "хәл ителгән", 2се - "эштә", 24 - "планлаштырылган". Бу тема буенча хәл ителгән заявкаларның иң күбесе Чаллыда  - 93 процент. "Быел 10 балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде. Киләсе елда 52 бакчаны капиталь ремонтлау ниятләнә", - диде Илдар Мөхәммәтов.

"Без акрынлап мәктәпләрне төзекләндерүне тәмамалап, балалар бакчаларын ремонтлауга күчәбез. Бүгенге проблема гына түгел. ничек кенә кыен булмасын, аны хәл итәчәкбез", - дип җавап бирде ТР Премьер-министры Илдар Халиков докладчыга.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы "Халык контроле" системасы эшен тулаем алганда уңай бәяләде. Хәл итү 2016-2017 елларга күчерелгән хәбәрләргә аерым игътибар итәргә, киләсе ел программаларны формалаштырган вакытта аларны истә тотарга кушты. "Бөтен проблеманы да бер көндә хәҗ итеп булмый, әмма республика программалары булган вакытта күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкин", - дип ассызыклады ул.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20