Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Халык шагыйренең юбилей кичәсе аның иҗаты белән якыннан таныштыра

Шимбә, 5 нче август, телевизор караучылар хозурына «ТНВ-Планета» телеканалы Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинның «Күңелем яшәргә ашкына» дип исемләнгән юбилей кичәсен тәкъдим итә. Кичә моннан җиде ел элек булса да, үзенең ямен һәм иҗат ялкынын ул бүгенге көнгәчә югалтмый.

Халык шагыйре исемен йөртү бик җаваплы вазыйфа, ә татар халкында аның җаваплылыгы ике мәртәбә катлаулырак. Ни өчен дигәндә, фаҗигале язмышка ия милләтнең бар уй-фикерен һәм тарихи омтылышларын шигырь юлларында чагылдыру өчен каләмнең очы аеруча үткен булуы таләп ителә. Равил Фәйзуллин шигърият сукмагына нинди киртәләр аша аяк басты һәм үзалдына билгеләгән юнәлешкә ул нинди адымнар белән барган?

«Шигырь, ә киңрәк әйткәндә әдәбият — ул минем язмышымдыр инде. Күпмедер сәләтем дә булгандыр бәлки. Ниндидер сәләт бөтен кешегә дә бирелә инде ул. Мин яшьли, бәләкәй чакта ук „Шушы юл белән китәм“ дип үземә максат куйдым. Өченче класста укыганда, үзем өчен кулъязма китап чыгардым. Китаплар күп укый идем. Дөньяны танып белүдә төп чыганак китап иде. Укылган китаплардан күреп, кулъязма китапның башына 10 яшьлек автобиографиямне яздым. Ул бит ярым урын алды. Аннары үземнең шигырьләрне тезеп киттем. Алар, әлбәттә, зәгыйфь шигырьләр иде. Шулай итеп, минем өчен әдәбият — ул язмыш булып чыкты,» — шулай дип Равил Фәйзуллин үзенең бер интервьюсында ничек шагыйрь булуын аңлатып узды һәм үз язмышын татар әдәбияты белән ничек бәйләве хакында сөйләде.

Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Күңелем яшәргә ашкына» дип исемләнгән юбилей кичәсен шимбә 12:45 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!