Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Халык шагыйренең юбилей кичәсен күзәтер вакыт

Якшәмбе, 30 нчы июль, “ТНВ-Планета” телеканалында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе күрсәтелә. "Япь-яшь килеш әле хисләрем..." дип исемләнгән зур тамашаны сез дә күрә аласыз.

Ел башында танылган шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Соңрак аның иҗат кичәсе Казан каласында зур шигърият бәйрәме буларак үткәрелде.

Искәртеп узыйк, 3 нче апрельдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Юбилей кичәсе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә узды. Кичәнең беренче өлешендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының шигъри-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Кичәнең беренче бүлегендә сүз өстенлек итсә, икенче бүлектә сәхнәдә җыр патшалык итте. Җырлар Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” оркестрына кушылып башкарылды. Котлауларга аз, ә тамашага һәм вакыйгаларга бай иҗат кичәсен сез дә карарга онытмагыз.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең "Япь-яшь килеш әле хисләрем..." дип исемләнгән юбилей кичәсен 30 нчы июль 20:05 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20