Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

“Халык участковые” конкурсы башлана

Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе кешеләр белән эшлиләр. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль кыен хәлдәге өлешенә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участковыйлар даими төстә җинаятьчелекне, караучысыз балалар, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр.

Конкурсның беренче ике туры региональ дәрәҗәдә үтәчәк. Аның беренче турында (11−20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша. Ә инде 7−16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында булачак. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә.

Исегезгә төшерәбез, узган елгы конкурста Зәйдән республика этабында участковый Николай Комаров катнашып, 8 меңгә якын тавыш җыйган иде.

-Быел 16 участковый арасыннан Денис Терентьевның күрсәткечләре иң яхшысы. Ул районның Ал. Бистәсе авыл җирлеге биләмәсендә хезмәт күрсәтә. Җирлектә 2154 кеше яши. Агымдагы елның җиде аенда ул 23 җинаятьне ачуга иреште, аның тырышлыгы белән 144 административ хокук бозу киртә куелды, — ди полиция участок уполномоченныйлары башлыгы урынбасары Владимир Попов.

Конкурсның йомгаклау этабы — 1−10 ноябрьдә, җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы төстә Россия полиция хезмәткәрләре көнен билгеләп узганда оештырыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин