Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2017

Халык җырчысының йөрәктә йөрткән сүзләрен ишетә аласыз

Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» телеканалы сезне Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева концерты белән хозурланырга чакыра. Моңлы тавышлы җырчының «Йөрәктә йөрткән сүзләр» концертын карамыйча калмагыз.

Резидә Шәрәфиева сәхнәгә чагыштырмача соң чыкты. Иң элек ул укытучы булырга хыялланып, Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлый. Бер ел авылда тәрбияче булып эшләгәннән соң, Резидә бу һөнәр аның өчен булмавын аңлый.

Казанга килеп бизәүче рәссам белгечлегендә белем ала һәм елдан артык хатын-кызлар кибетендә эшли. Шул елларда Яр Чаллы шәһәрендә «Кыйбла» клубы ачыла. Резидә ханым шул клубка йөри башлый һәм анда берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясый, ә клубның күрше бүлмәсендә җырчылар җыела торган була.

Көннәрдән бер көнне Резидә Шәрәфиева алар янына кереп «Минем дә җырлыйсым килә» ди һәм шул рәвешле үзенең күптәнге хыял серен ача. Шушы вакыйгадан соң бер-бер артлы җитди репетицияләр башлана. Бераз вакыттан соң башкарылган эш үз нәтиҗәләрен бирә башлый - Резидә ханым шәһәрдә узган җырчылар бәйгесендә беренче урынга лаек була. Бәйге вакытында яшь җырчыны «Сердәш» төркеме җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин күреп ала. Ринат әфәнде җитәкчелегендә Резидә Шәрәфиева зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясый.

Җырчының якын дусты Идрис Газиев фикеренчә, Резидә Шәрәфиева «бик хисле һәм шул ук вакытта бик сәләтле артист». Резидә ханымның хыялларында чит телдә җырлар башкару уе да була. Бигрәк тә аның чегән җырлары, зур-зур романслар һәм тарихи француз телендәге музыкаль әсәрләрне башкарасы килә. Бүгенге көндә Резидә Шәрәфиева татар сәхнәсендә үз тамашачысын тапкан популяр җырчылар рәтендә тора.

Шимбә, 30 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның «Йөрәктә йөрткән сүзләр» концертын 18:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!