Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Халык җырына өстенлек биргән артист – “Ком сәгате” кунагы

18 нче июнь «Ком сәгате» тапшыруында Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин катнаша. Халык җырларын чын күңеле белән башкаручы артист соңгы сәхнә яңалыклары турында сөйли.

Мирсәет Сөнгатуллин — классик җырчы. Үз чорында ул татар халык җырларын башкаручы буларак танылды. Мирсәет Сөнгатуллинның репертуарында халык җырлары өстенлек итә, чөнки җырчы кечкенә чагыннан ук халык җәүһәрләренә мөкиббән булып үсә. Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова һәм Зифа Басыйроваларны радиодан йотлыгып тыңлый торган була ул. 1960 нчы елларда «кара кәләпүшле» радиодан Илһам Шакировны җырлата башлыйлар. Яшь Мирсәет күңелендә «Их, шулар кебек җырлыйсы иде» дигән фикер йөгереп уза. Балачак хыяллары белән бүгенге иҗат юлын нинди күпер тоташтыра һәм җырчы иҗаты нинди мөһим кыйммәтләр белән бәйләнгән? Сорауларга чираттагы «Ком сәгате «җавап бирә.

Якшәмбе 18:00 сәгатьтә Мирсәет Сөнгатуллин белән «Ком сәгате» тапшыруын карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии