Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.03.2016

Халыкара театр көнендә, традиция буенча, “Тантана” премиясе тапшырылачак

27 март — Халыкара театр көнендә, традиция буенча, "Тантана" (“Триумф”) театраль премиясе тапшырылачак.

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган премия быел 6 нчы тапкыр бирелә. Анда катнашучыларга "Ел вакыйгасы", "Иң яхшы ир-ат роле", “Иң яхшы хатын-кыз роле”, "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле", “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”, "Дебют", “Курчак театрының иң яхшы артисты”, “Иң яхшы актерлар ансамбле”, “Иң яхшы эпизодик роль” һ.б. номинацияләрдә бәя бирелеп, алар 50 меңәр сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак.

Быел “Тантана”да катнашырга дәүләтнеке булган 15 һәм дәүләтнеке булмаган 6 театрдан барлыгы 128 заявка килгән.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, Халыкара театр көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тәүлек буе спектакльләргә билетларны 25 процент ташлама белән сатарга ниятли. Театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, әлеге акция, татар мәдәниятен, татар театрын популярлаштыру максатыннан, үткәрелә. Билетларны театрның рәсми сайты аша (www.kamalteatr.ru) ташламалы шартларда сатып алырга мөмкин булачак, касса аша билетлар исә үз бәясенә сатыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20