Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Халыкчан будильник Халыкара музейлар көне белән тәбрикли

Пәнҗешәмбе, 18 нче май, күтәренке кәефле «Народный будильник» тапшыруы Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә. Республикада ничә музей исәпләнелә һәм аларның башлангычы нинди тарихи вакыйгаларга барып тоташа? Истәлекле көн белән тулырак танышып үтик.

Халыкара музейлар шурасының 1977 нче елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 нче май — Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 нче елда бу көн дөньяның 150 дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Шулардан 13 музей (32 бүлекчәсе белән) Мәдәният министрлыгы, 49 музей (33 бүлекчәсе белән) муниципаль берәмлекләр карамагында. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарих-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык исәпләнә. 27 музей — шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан. Музейлар барлык бүлекчәләре белән бергә 259 бинаны биләп тора. Республика һәм муниципаль музейларның төп һәм ярдәмче фондларында җәмгысе 1 769 043 берәмлек предмет саклана. Әле бу саннарга меңнән артык шәхси, төрле оешмалар, мәктәп һәм китапханәләр карамагындагы музейлар, музей-бүлмәләр, музей-почмаклар керми.

Үзләренең якыннарын, дусларын яки кайсыбер танышларын уятырга теләүчеләрдән гаризалар тапшыру редакциясендә 8 (843) 570−50−32 телефоны аша һәм «Народный будильник» тапшыруының социаль челтәрдәге рәсми битендә (vk.com/budilnik.tnvtv) кабул ителә.

Иртәнге тапшыруда тагын ниләр турында сүз барганын 18 нче майда 8:10 сәгатьтә «Народный будильник» тапшыруын карап белә аласыз. «Народный будильник» — һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!




www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!