Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Халыкчан будильник Хезмәт бәйрәме белән котларга дип уята

Хезмәт төбе - хәзинә. Хезмәте каты - җимеше татлы. Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне. Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәме килә. Хезмәт турында халыкта күптөрле мәкаль-әйтемнәр сакланып калган. Көннең көнендә хезмәт кешене кеше иткән, мул иткән һәм гомеренең төп кәсебен ачыклаган.

Сез яраткан иртәнге "Народный будильник" тапшыруы 28 нче апрель, җомга иртәсендә, Хезмәт көнен бәйрәм итә. Яраткан алып баручылар тамашачыларын шушы бәйрәм белән тәбриклиләр. Һәрбер эш көнендә позитив кәефле алып баручылар телевизор караучыларга шалтыратып, аларны йокыларыннан уяталар. Матур теләкләр һәм хәерле иртә теләп, әңгәмәдәшләрен уңышлы һәм яхшы кәеф тулы көнгә әзерлиләр. «Народный будильник» тапшыруының алып баручылары һәрбер туры эфирга шалтыратучы тамашачыларына җиңел һәм табышмаклы уен әзерли, ә җиңүчене бик тә оригиналь бүләк көтә.

Үзләренең якыннарын, дусларын яки кайсыбер танышларын уятырга теләүчеләрдән гаризалар тапшыру редакциясендә 8 (843) 570-50-32 телефоны аша һәм «Народный будильник» тапшыруының социаль челтәрдәге рәсми битендә (vk.com/budilnik.tnvtv) кабул ителә.

Иртәнге тапшыруда тагын ниләр турында сүз барганын 28 нче апрельдә 8:10 сәгатьтә “Народный будильник” тапшыруын карап белә аласыз. «Народный будильник» - һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20