Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2016

Халыкны үзебездә үскән сыйфатлы бәрәңге белән тәэмин итүдә проблема булмаячак - министрлык

Татарстан буенча барлыгы 74,2 мең гектардан бәрәңге уңышы җыеп алырга кирәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде.

Спикер сөйләгәнчә, 8 мең гектар бәрәңге мәйданының 6 мең гектарга якыны ясалма сугарыла. "66 мең гектар мәйдан бәрәңге - өй янындагы участокларда. Гомумән сугарылган мәйданнардан гектардан ким дигәндә 30 ц уңыш алачакбыз. Сугармыйча үстерә торган хуҗалыклар да бар, - дип ачыклык кертте ул. - Халыкны үзебездә үскән сыйфатлы бәрәңге белән тәэмин итүдә проблема булмаячак. Без республиканы бәрәңге белән тәэмин итәргә һәм Татарстаннан читкә сатарга телибез".

Шулай ук 2 млн тонна шикәр чөгендере уңышы алырга планлаштырабыз дип билгеләп үтте министр урынбасары. "Узган ел шикәр чөгендерен яңа елга эшкәртеп бетердек. Быел да шундый ук план. Октябрь уртасында уңышны җыеп алырбыз дип уйлыйм", - диде ул.

"Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм фермерлык хуҗалыкларында 2 млн гектардан артык мәйданда яшелчә бар. Республиканы яшелчә белән җитәрлек тәэмин итәчәкбез. Татарстан буенча яшелчәгә ихтыяҗ - 390 мең тонна чамасы", - диде ул.

Республиканың 12 районы гектардан 30 центнердан артык уңыш алды дип билгеләп үтте И.Габдрахманов. Шулай итеп, Зәй районы - гектардан 37 центнер, Нурлат – 35 центнер, Балтач – 34 центнер. Алдынгылар 12 легенә Тәтеш, Буа, Тукай, Сарман, Кукмара, Әтнә, ,Актаныш, Арча, Саба районнары да кергән.


10 сентябрьдән республика буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк диде И.Габдрахманов. Казанда 11 мәйданчыкта сәүдә оештыру ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20