Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2017

Хатын-кыз очучыларның батырлыгына сокланыр вакыт җитте

Пәнҗешәмбедән «Яңа Гасыр» каналында «Небесные ласточки» сериалы күрсәтелә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклар кылган хатын-кыз очучылар тарихын күзәтергә онытмагыз.

Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы ирләр белән беррәттән бик күп хатын-кызлар да сугышкан. Аларның төгәл саны билгеле түгел, ләкин тарихчылар әйтүенә караганда, хатын-кыз сугышчылар саны ярты миллионнан да ким булмаган. Очучылар, штурманнар, радистлар һәм гади солдатлар — алар сугышның һәр почмагында ирләр белән бер шартларда көрәшкәннәр.

Еш кына хәрби җитәкчелеккә хатын-кызлардан гына торган аерым очучы полклар төзүне гамәлгә кертергә туры килгән. Алар дошманны юк итү белән шөгыльләнгәннәр. Ир-атлар белән бергә хезмәт иткән хатын-кыз очучыларны хәрби телдә «карлыгач» дип атап йөрткәннәр. «Небесные ласточки» фильмының үзәгендә дүрт хатын-кыз очучы тарихы сурәтләнелә һәм аларга һәр көнне үзләрен сугышның төп каһарманы буларак дәлилләп торырга туры килә. «Карлыгачлар» үзалдына куелган бурычларын үтәп чыга алырлармы?

Сорауга җавапны пәнҗешәмбе, 19 нчы октябрьдән, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Небесные ласточки» телесериалын карап белергә мөмкин. Фильм «Яңа Гасыр» каналында 9:00 һәм 00:15 сәгатьләрдә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин